Мирҗәмдә яшәүче Бибигатифә Мусинага 95 яшь тулды. Әбекәйне бәйрәм белән котларга, район башлыгының, РФ Президентының Рәхмәт һәм котлау хатларын тапшырырга Арча муниципаль район башлыгы урынбасары Любовь Осина, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Илдус Әһлиев килде. Шулай ук Апаз авыл җирлеге җитәкчесе Ренат Садиков та матур теләкләр теләп буләген тапшырды.