Тигез картлык – бәхет. Сокланырлык тату гомер кичергән, гаилә корып яшәүнең 60 еллыгын балалар, онык-оныкчыклар кадер-хөрмәтендә каршылаган пар өчен ул икеләтә бәхет. Буа шәһәрендә гомер кичерүче Фатыйма апа белән Нигъмәтҗан абый Сабирҗановлар моны кемгә караганда да яхшы белә.
Дәрес уздырылган инвалидлар Декадасы кысаларында.
2016 елда, 1941 елның 7 ноябрьдә Кызыл мәйданда үткəн атаклы парадына һəм 1941 елның 5 декабрендə Совет гаскәрләренең Мәскәү астында фашист гаскәрләренə каршы көрәштә контр һɵҗүм башлауларына 75 ел. Мәскәү асты сугышында катнашкан батырларның батырлыгы һəрвакыт истə.
9 декабрь кɵнне Ватан Геройлары көне уңаеннан Бөек Ватан сугышы 1941-1945 елларында бɵек җиңүгә үзлəренең өлешләрен кертүчелəрне искə алдылар. ГХАТ бүлегенең белгечләре бу митингта катнаштылар.
Декабрь башы традицион рәвештә инвалидлар декадасы буларак билгеләп үтелә. Ул БМО карары белән 1993 елдан бирле 3 декабрьдә билгеләп үтелә торган Халыкара инвалидлар Көненә бәйле. Инвалидлар ункөнлеге ел саен бөтен ил буенча 1-10 декабрьдә уздырыла.
2016 елның 9 декабрь көнендә Бөек Ватан сугышы ветераны, Түбән Кама шәһәре йөзьяшәре Александр Депутатов 90 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп үтте.
9 декабрь көнне, Попечительлек советы председателе буларак, Тәтеш муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлеге начальнигы Л.М.Дианова бушлай юридик ярдәм күрсәтү йөзеннән картлар һәм инвалидлар өчен булган Тәтеш интернат йортында булды. Л.М.Дианова мондагы яшәү шартлары белән танышты, интернат йорты директоры Людмила Самаркина белән берлектә тылда эшләгән ветераннар бүлмәсе интерьерын яхшырту, ягъни өй шартларыны якынлаштыруны планлаштырдылар.
Лениногорск үзәк район больницасының утырышлар залында үлемнең тышкы сәбәпләрен ачыклау соравы буенча идарә комиссиясе үткәрелде. Монда күренгәнчә үлемнең киң таралган сәбәпләреннән берсе булып кан әйләнеш системасы органнарының авыруы, аннан төрле яралану сәбәпләре, агулану һ.б. тора. Утырышта Лениногорск үзәк район больницасының баш табибы Н.Х. Нигмәтуллин, Лениногорск муниципаль районы муниципаль берәмлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары В.В. Друк, шәһәр прокуроры П.Гринь һәм ГХАТ бүлеге начальнигы Е.Я. Миннигалямова катнашты.
2016 нчы елның 8 нче декабрендә Сарман муниципаль районында Хаҗиевлар һәм Сабировлар гаиләләренә ана (гаилә) капиталы сертификатын тапшыру тантанасы узды. Район башкарма комитет эшләре белән идарә итүче Ю.Р. Исмәгыйлева, район пенсия фонды җитәкчесе А.М. Харисов гаиләләрне котладылар, сертификатлар һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.
Инвалидлар декадасында быел да марафон нәтиҗәләренә йомгак ясалды.
Чарада инвалидлар белән беррәттән аларга һәрчак ярдәм итеп торучы иганәчеләр катнашты. Марафон барышында барлыгы 400 меңнән артык акча җыелды. Шушы суммадан мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр ярдәм алачак.
2016 елның 8 декабрь аенда Буа муниципаль районы ГХАТ бүлегендә ана капиталы дәүләт сертификаты тапшыру тантанасы узды. Ике һәм аннан да күбрәк бала алып кайтучы дүрт гаиләгә, ана капиталы сертификаты бирелде. Тантанада пенсия фонды җитәкчесе Рәфыйк Гали улы Җәләлов һәм “Россельхозбанк” җитәкчесе Резедә Рафаил кызы Хәйруллина катнашты.