2016 нчы елның 8 нче декабрендә Сарман муниципаль районында Хаҗиевлар һәм Сабировлар гаиләләренә ана (гаилә) капиталы сертификатын тапшыру тантанасы узды. Район башкарма комитет эшләре белән идарә итүче Ю.Р. Исмәгыйлева, район пенсия фонды җитәкчесе А.М. Харисов гаиләләрне котладылар, сертификатлар һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Барлык әти-әниләргә, балаларга иминлек, мул тормыш, иң җылы теләкләрен җиткерделәр. ГХАТ бүлеге җитәкчесе Г.Ә. Вәлишина әниләргә көч һәм сабырлык, нәниләргә сәламәтлек, нык булып үсүләрен теләде.