Инвалидлар декадасында быел да марафон нәтиҗәләренә йомгак ясалды.
Чарада инвалидлар белән беррәттән аларга һәрчак ярдәм итеп торучы иганәчеләр катнашты. Марафон барышында барлыгы 400 меңнән артык акча җыелды. Шушы суммадан мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр ярдәм алачак.
Мамадыш муниципаль районы башлыгы Анатолий Иванов мамадышлыларга зур йорәкле булулары өчен рәхмәт әйтте. Кичәненң геройларыннан үрнәк алып яшәргә чакырды. Нинди генә хәлдә булуларына карамастан мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр сабыр һәм чыдам булып калалар.
Мамадыш мунициаль районы территориясендә мондый категорияле кешеләр 4000 нән артык, шуның 250 е –балалар.
Хәйрия марафонында традиция буенча инвалидлар кулы белән ясалган иҗади эшләргә аукцион оештырылды. Аукционда Мамадыш ГХАТ бүлеге җитәкчесе Фәния Әхмәтшина да катнашты.