Мөслим районында яшь парлар хәйрия марафонында катнашты

2016 елның 9 декабре, җомга

Декабрь башы традицион рәвештә инвалидлар декадасы буларак билгеләп үтелә. Ул БМО карары белән 1993 елдан бирле 3 декабрьдә билгеләп үтелә торган Халыкара инвалидлар Көненә бәйле. Инвалидлар ункөнлеге ел саен бөтен ил буенча 1-10 декабрьдә уздырыла.

Традиция буенча, инвалидлар Ункөнлеге кысаларында Мөслим районында төрле чаралар узды: консультацияләр, очрашулар, "кайнар линияләр", инвалидларның тормыш мәсьәләләре буенча лекцияләр, хәйрия акцияләре, күңел ачу һәм спорт чаралары.

Моннан тыш, 2016 елның 9 декабрендә Мөслим районында "Мизгел"  Яшьләр үзәгендә инвалидлыгы булган кешеләр өчен "Без бергә" хәйрия марафоны узды. Аның кысаларында мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә ярдәм күрсәтү өчен акча җыю оештырылды. Әлеге хәйрия акциясендә яшь парлар Айзат һәм Чулпан Йосыповлар, аларның әти-әниләре һәм кунаклар катнашты. Мөслим районы ГХАТ бүлеге моның өчен аларга зур рәхмәт белдерә, яшьләргә гаилә иминлеге, бәхет һәм мәхәббәт теләп кала!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International