Лениногорск үзәк район больницасының утырышлар залында үлемнең тышкы сәбәпләрен ачыклау соравы буенча идарә комиссиясе үткәрелде. Монда күренгәнчә үлемнең киң таралган сәбәпләреннән берсе булып кан әйләнеш системасы органнарының авыруы, аннан төрле яралану сәбәпләре, агулану һ.б. тора. Утырышта Лениногорск үзәк район больницасының баш табибы Н.Х. Нигмәтуллин, Лениногорск муниципаль районы муниципаль берәмлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары В.В. Друк, шәһәр прокуроры П.Гринь һәм ГХАТ бүлеге начальнигы Е.Я. Миннигалямова катнашты.