Тәтеш интернат йортына визит

2016 елның 9 декабре, җомга

     9 декабрь көнне, Попечительлек советы председателе буларак, Тәтеш муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлеге начальнигы Л.М.Дианова бушлай юридик ярдәм күрсәтү йөзеннән картлар һәм инвалидлар өчен булган Тәтеш интернат йортында булды. Л.М.Дианова мондагы яшәү шартлары белән танышты, интернат йорты директоры Людмила Самаркина белән берлектә тылда эшләгән ветераннар бүлмәсе интерьерын яхшырту, ягъни өй шартларыны якынлаштыруны планлаштырдылар. Интернат йортта яшәүчеләр үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр, ягъни ничек итеп туганнарын табарга, аларның ничек исәнлекләрен белергә һәм башка шундыйрак сораулар, шулай ук интернаттагы тормышлары турында да сөйләделәр.

      Интернатта яшәүчеләргә бүләк йөзеннән “Мин яратам сине тормыш” дип исемләнгән концерт программасы белән районыбызның атказанган педагоглары Старшининнар һәм Скурихиннар чыгыш ясадылар.  Юрий Терентьевич Старшинин  үзе иҗат иткән шигырьләрен укыды Һәм тамашачыларга үзенең “Зори над Волгой” дип исемләнгән шигырьләр җыентыгын бүләк итте.

      Интернатта яшәүчеләр күрсәткән игътибарлары һәм җырлар ярдәмендә күңелләрен күтәргәннәре өчен килгән кунакларга рәхмәтләрен җиткерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International