2016 елның 1 декабреннән алып, 10 декабрь көненә кадәр Түбән Кама муниципаль районы Афанас, Кармалы, Сухрау, Иске Чишмә, Ширәмәт, Прости, Сосновка һәм Каенлы авыл җирлекләрендә хәйрия концертлары узды. Авыл яшьләре ялгыз һәм өлкән халкына йорт җыештыру, ишегалларында тәртип урнаштыру сыман адреслы ярдәм күрсәтте.