Инвалидларга ярдәм күрсәтү

2016 елның 11 декабре, якшәмбе

Халыкара инвалидлар көненә багышланган декада уңаеннан Чистай муниципаль районы башкарма комитетының ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре гаризалар язуда, дәүләт пошлинасы түләүдә квитанцияләр тутыруда инвалидларга һәм өлкән кешеләргә ярдәм иттеләр.

Моңардан тыш, мөмкинлекләре чикләнгән гражданнарны шәхсән кабул итү һәм консультация бирү чираттан тыш тәртиптә үткәрелә. Билгеле, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә ярдәм күрсәтү даими нигездә киләчәктә дә үткәреләчәк. Чөнки инвалидлар декадасы гына ярдәмгә һәм кайгыртуга мохтаҗ кешеләр өчен җитәрлек түгел.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International