10 нчы декабрь көнне Менделеевск шәһәренең балалар сәнгать мәктәбендә Халыкара инвалидлар көненә багышланган чара узды

2016 елның 10 декабре, шимбә

Балалар сәнгать мәктәбенең фойесында сәнгать эшләнмәләренең күргәзмәсе оештырылган иде. Мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең  язмышына битараф булманганнар сәнгать мәктәбенең залына җыелды.

Район башлыгы исеменнән чарада катнашучыларны   башкарма комитет җитәкчесенең  иҗтимагый хәлләр буенча урынбасары Константин Макаров котлады.

Ул үзенең чыгышында инвалидларны иҗтимагый яктан  тормышка яраклаштыру өчен җитәкчелек һәм җәмгыять тарафыннан күп чаралар үткәрелүен әйтте. Инвалидлар Ункөнлеген уздыру, шуның ачык  мисалы булып тора.

    Инвалидлар  җәмгыятенең иң актив әгъзәләре район башлыгының рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Тантаналы чара балалар сәнгать мәктәбе һәм коррекцион мәктәпнең иҗат коллективлары әзерләгән концерт белән тәмамланды. Шулай ук Алабуга шәһәренең  “Мәрхәмәтлелек планетасы” дип аталучы җәмәгать оешмасыннан килгән кунакларны да зал җылы кабул итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International