2016 елның 30 декабрендэ Кайбыч муниципаль районы ЗАГС бүлегендә узып баручы елның соңгы пары-Комочкин Сергей белән Суганова Светлананың никахлары тантаналы рәвештә теркәлде.
Яңа ел - могҗизалар чоры. Әлеге сихри бәйрәмдә балалар теләк теләп, аларның торомышка ашуын Кыш Бабайдан сорыйлар. Яңа ел алдыннан Әлмәт муниципаль районы башлыгы Айрат Хайруллин инициативасы белән “Кыш Бабайга ярдәм ит” акцияcе старт алды.
Әлфинә һәм Эльдар Гатиннар 2016 елның 100-нче сан астындагы өйләнешү турында таныклык алдылар. Яшьләрне ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре бу матур бәйрәмнәре белән чын күңелдән котладылар һәм бүләк тапшырдылар.
173-нче пар булып район ЗАГС бүлегендә никахларын буалылар - 21 яшьлек Сәйфулла Мифтахетдинов һәм 18 яшьлек Айгөл Кәримова теркәделәр.
Кадерле дуслар!
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты гражданлык хәле актларын теркәү Идарәсе коллективы чын күңелдән якынлашып килүче Яңа ел белән котлый!
2017 ел ГХАТ органнары өчен үзенчәлекле булачак, чөнки алар үзләренең 100 еллыгын билгеләп үтәчәк.
Сарман районы Сарман авылында яшәүче Дөлфәт һәм Венера Калимуллиннар гаиләсе алтын туйларын билгеләп үттеләр. Дөлфәт абый Сарман сельхозхимиясендә карьер җитәкчесе булып эшләп лаеклы ялга чыккан, ә Венера апа шунда ук кадрлар бүлегендә эшләгән. Алар өч ул тәрбияләп үстергәннәр.
29 нчы декабрьдә, Яңа Чишмәдә тантаналы шартларда яңа балалар иҗат мәктәбе һәм Никахлашу сарае ачылды.
Район өчен бик күңелле булган вакыйгада республикабызның мәртәбәле кешеләре: ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Мәдәният Министры Айрат Сибагатуллин, ТР кеше хокуклары буенча җаваплы Сәрия Сабурская һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ГХАТ Идарәсе башлыгы Альбина Шәвәлиева катнашты.
29 декабрьдә Апас районында 14 яше тулган яшүсмерләргә тантаналы шартларда паспортлар бирелде. Тантана районның туган якны өйрәнү музеенда Кыш бабай һәм Кар кызы катнашында узды. Районның миграция хезмәте, район хакимияте, музей коллективы һәм ЗАГС бүлеге тырышлыгы белән узган әлеге чарада 16 укучы һәм аларның якыннары катнашты. Кичә үзенчәлекле һәм истәлекле булып узды. Тантанада егет-кызларның якыннары, әти-әниләре катнашты. Район мәдәният йорты хезмәткәрләре патриотик рухтагы җырларын бүләк итте.
Анатолий Иван улы һәм Әлфирә Газиз кызы Кузнецовлар өчен Яшел Үзән муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә коралл туй тантанасын үткәрделәр. Коралл туй – ул 35 ел яраткан кешең белән иңгә-иң торып гаилә тормышының хәсрәт һәм шатлыкларын бергә үтү.
Әлмәт муниципаль районы башкарма комитетының ГХАТ идарәсе 3000-нче бала туу теркәлде. 27 декабрь көнне Руслан һәм Ләйсән Шакирзяновлар гаиләсендә, яңа 2017 ел алдыннан, Раян исемле малай туа.