Яңа ел алдыннан "Коралл туй"

2016 елның 29 декабре, пәнҗешәмбе

Анатолий Иван улы һәм Әлфирә Газиз кызы Кузнецовлар өчен Яшел Үзән муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә коралл туй тантанасын үткәрделәр. Коралл туй – ул 35 ел яраткан кешең белән иңгә-иң торып гаилә тормышының хәсрәт һәм шатлыкларын бергә үтү. Әлеге туй символы булып коралл тора, ул ныклыкны тасфирлый. Аның ботаклары вак известок полиплардан формалаша, алар водоросль яки ташларда барлыкка киләләр. Кайчагында кораллар шундый зур күләмнәрдә үсүләр, алар тулы бер утрау — коралл рифы һәм атоллар барлыкка киләләр. Димәк, никах бергә бер меңнән көн үткәрелгән хисләр һәм вакыйгалар белән тулган хисләрдән тәшкил итә. Алар усеп, чуалып бердәм тулы, кораллга тиң гаилә корганнар. Хәзер бу гаилә берлеге мәхәббәт һәм тугрылык хисләрендә генә түгел — ул бер-береңә хөрмәт, кайгыртучанлык һәм рәхмәт хисләре белән бергәләп үткәргән еллар дәверендә санала.

ГХАТ бүлеге белгечләре туй юбилее белән Мендельсонның туй маршы моңнары кергән юбиляр парны котладыр.

Традиция буенча ир белән хатын - үзләренең мәхәббәт һәм тугрылык хисләрен аңлатып пар балдаклар белән алмаштылар һәм Яшел Үзән районы юбилярлары китабына имза куйдылар, соңыннан алар бер-берсен коралл юбилярлар кебек котладылар.

Бик күп җылы сүзләр яңгырады бу гаиләгә. Үз коралл юбилейларына Кузнецовлар гаиләсе зур багаж тигезлек, тугрылык һәм үзара хөрмәт хисләре белән килер җиткәннәр. Алар ике матур малай үстерәләр, алар инде үз гаиләләре белән тормыш итәләр, һәм әти-әниләренә ике онык бүләк иттеләр.

Бәйрәм ахырында Кузнецовлар гаиләсе 35 шәм кабыздылар, бер-беренә мәңгшелек  һәм тугры мәхәббәт хисләрен аңлатып.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International