29 декабрь көнне Югары Ослан муниципаль район башлыгы Марат Зиатдинов Советның утырыш залында Татарстан Республикасының дəүлəт хокук гражданлык актларын теркəүдə, тормышка ашыруда шактый зур өлеш керткəннəре өчен, югары профессионализм, күпьеллык тəҗрибəле эшлəре һəм ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре үткән профессиональ бәйрәмнәре белән Макыл авыл җирлеге башкарма комитеты җитəкчесе Лилия Цветковага һəм Октябрь авыл җирлеге башкарма комитеты сәркатибе Әльфирə Янгуразовага Республикасының Министрлар Кабинетының ГХАТ бүлегенең Рəхмəт хатларын тапшырды.
Тубән Ушмы авылында яшәүче Ахметханов Гыйльмехан Ахметхан улы узенен 90 яшьлек юбилеен билгеләп утте. Тормышта күп авырлыклар белән очрашса да, Гыйльмехан абый бүгенге көненнән кәнагать. Юбилее унаеннан аны Тубән Ушмы авылы башкарма комитеты җитәкчесе Ганиев Раиль Мөхәммәтйосып улы тәбрик итте, бүләкләр тапшырды.
Узып баручы 2016 елның 28 декабрь көнендә Лаеш муниципаль районы ГХАТ бүлегендә ике бер-берсен яраткан яшь йөрәкләр Руслан hәм Виктория арасында гаилә берлеге теркәлде.
Алексеевск районы ГХАТ бүлегендә яңа ел хисе хөкем сөрә. Бина алдында кардан ясалган матур-матур сыннар: Кыш Бабай , әтәч һәм чеби һәр кешене каршы алып озата. Һәр яшь парны ярәшү көннәре белән Кыш бабай котлый һәм туйга чакыру кәгазьләрен тапшыра. Шулай ук, туу турында таныклыкларны да Кыш бабай зур түземсезлек белән тапшыра, яшь әти-әниләргә һәм аларның балаларына исәнлек-саулык тели һәм истәлекле бүләкләр бүләк итә.
Яңа ел алдыннан Баулыда яшәүче яшь күңелле ветеран юбилеен билгеләп үтте. Хезмәт ветераны Анна Поджидаевага 95 яшь тулды. Яшьлек еллары авыр чорга туры килгән ветеран бүгенге көндә дә оптимистик рухын югалтмый. Сугыш кырларында башын салган сөйгән ярына гомер буе тугры калган Анна Васильевна якыннарының җылысын тоеп гомер итә.
Апас районы Дәвеш авылында яшәүче Илдус Галим улы һәм Сәкинә Ибраһим кызы Саттаровларны 28 декабрьдә Кыш Бабай алтын юбилейлары – 50 ел бергә торулары белән тәбрик итте. Гаиләгә Район башлыгы исеменнән традицион бүләкләр – шәл, түбәтәй һәм рәхмәт хаты тапшырылды. Кыш бабай юбилярларга изге теләкләрен җиткерде һәм тынычлык, тигезлек теләде.
2016 елның 28 декабрендә Чирмешән муниципаль райны башкарма комитеты ЗАГСның никахлар теркәү залында, тантаналы шартларда, ана капиталына сертификатлар тапшырылды. 11 гаилә шундый сертификатлы булды. Ана капиталына сертификатларны район башлыгы урынбасары Миләүшә Батыршина һәм Пенсия фонды идарәсе начальнигы Гыймранова Гөлфия Әхәт кызы тапшырды. Миләүшә Тәүфыйк кызы бәхетле аналарны сабыйлары туу белән тәбрик итте.
28 декабрь көнне Сарман авылының район үзәк ял паркында чыршыны ачу тантанасы булды. Муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин җыелган халыкны Яңа ел белән тәбрикләде, 2016 елның нәтиҗәләре белән таныштырды.
Яңа ел бәйрәме алдыннан Тәтеш муниципаль районында Башкарма комитетның ЗАГС бүлегендә ана (гаилә) капиталына сертификатлар һәм районыбызның яңа туучы гражданнарына туу турындагы таныклыкларны тантаналы рәвештә тапшыру булды.
Районның 14 яше тулган 27 яшь гражданнарга ЗАГС бүлегендә паспорт тапшыру матур традициягә әйләндә. Аның чираттагысы Россиядә паспорт-виза бүлеге оештырылган көнендә үтеп китте.