Апас районында дан, олы хөрмәт казанган абый-апалар бихисап. Замана авырлыкларына, язмыш сынауларына каршы тора алырлык көчле сабырлыклары, тырышлыклары, олы хезмәтләре белән безнең өчен һәрчак үрнәк алар. 23 нчы декабрьдә, якынлашып килүче Яңа ел уңаеннан да район башлыгы Рәшид Заһидуллин район мәдәният йортында Бөек Ватан сугышы ветеранары, хезмәт елларында дәрәҗәле исемгә лаек булучылар, 50, 55, 60 ел бергә тигез, тату гомер итүче парлар, авыл имамнары белән очрашты.
2016 елның 27 декабрь көнендә, Яңа Ел алдыннан, Түбән Кама муниципаль районының ЗАГС Идарәсе, балалар йортында тәрбияләнүчеләр өчен хәйрия чара үткәрде.
2016 нчы елның 27 нче декабрь көнендә Саба муниципаль районы Байлар Сабасы шәһәр тибындагы бистәсендә яшәүче Мәрфуга Тимершаех кызы Садыкова үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
2016 елның 26 декабрь көнне, иң матур һәм әкияти бәйрәм - Яңа ел алдыннан, Әгерҗе шәһәренең ”Яшьлек” паркында гомумшәһәр күләмендә иң яхшы кар сынына конкурс оештырылды. Конкурста Әгерҗе шәһәренең барлык оешма-предприятиеләреннән 60ка якын кеше катнашты. ЗАГС бүлеген баш специалист Габдрахманова Айгөл Айдар кызы тәкъдим итте. Яңа әтәч елына багышлап, алар кечкенә һәм йомшак чеби ясадылар.
“Эш беткәч, уйнарга ярый” – ди халык мәкале. 27 декабрь көнне дә Алабуга районы ЗАГС бүлеге эшчеләре Яңа ел тантанасында катнашып, бик шәп күңел ачты.
Зәй муниципаль районы ГХАТ бүлегендә юбиляр парны котладылар. Бәйрәмгә 25 ел бергә гомер кичерүче Миннекаевлар гаиләсе чакырылган иде. Бу күркәм гаилә яшьләр өчен сабырлык, хисләргә тугърылык, тормышка позитив карау үрнәге булып торалар. Юбилярлар бәхетле гаилә тормышы серләрен ачып, киләчәккә яшь буынга теләкләрен җиткерделәр.
26 декабрь көнне Түбән Кама районы ГХАТ идарәсенең төп залында “Гаилә” электив курс дәресе узды. ГХАТ Идарәсенә кунакка эретеп-ябыштыру монтаж техникумы укучылары килде.
Баулы муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә “Яраткан йөрәктән, яхшы эшләр” логотибы белән, йөрәк формасында ясалган куб куелган иде. Акцияның максаты- Татарстан Республикасы балалар хосписы пациентларына ярдәм күрсәтү.
2016 елның 25 декабрендә Чистай муниципаль районының ГХАТ бүлеге Сатдаровлар гаиләсен зөбәрҗәт юбилейлары белән котлады. Алар мәхәббәттә һәм бердәмлектә 55 ел гомерләрен уздырдылар.
Актаныш районы Шәрип авылы тыл ветераны Камалова Рәйсә Муллаян кызы 90 яшь тулу уңаеннан котлаулар кабул итте. Аңа Россия Федерациясе Президенты В.Путинның котлау хаты һәм Район Башлыгының истәлек бүләге тапшырылды. Әлеге бүләкләрне ветеранга район Советы аппараты җитәкчесе А.Хаев тапшырды.