2016 елның 27 декабрь көнендә, Яңа Ел алдыннан, Түбән Кама муниципаль районының ЗАГС Идарәсе, балалар йортында тәрбияләнүчеләр өчен хәйрия чара үткәрде.
Никахлашу Сараеның белгечләре балалар өчен әкият персонажлары белән театральләштерелгән тамаша әзерләделәр.
Әкият геройлары белән бергә балалар һәм укучылар төрле табышмакларга, шаян викторина сорауларына җавап бирделәр, яңа ел чыршысы буйлап Кыш Бабай һәм Кар Кызы белән әйлән-бәйлән йорттеләр.
Бәйрәм ахырында ЗАГС Идарәсе җитәкчесе Бэлла Махотина балаларга башка кешеләргә елмаю һәм шатлык буләк итәргә һәм тырышып укырга дигән теләкләр теләде. Аннары Кыш бабай белән бергә балаларга татлы бүләкләр тапшырды.