Апас районында дан, олы хөрмәт казанган абый-апалар бихисап. Замана авырлыкларына, язмыш сынауларына каршы тора алырлык көчле сабырлыклары, тырышлыклары, олы хезмәтләре белән безнең өчен һәрчак үрнәк алар. 23 нчы декабрьдә, якынлашып килүче Яңа ел уңаеннан да район башлыгы Рәшид Заһидуллин район мәдәният йортында Бөек Ватан сугышы ветеранары, хезмәт елларында дәрәҗәле исемгә лаек булучылар, 50, 55, 60 ел бергә тигез, тату гомер итүче парлар, авыл имамнары белән очрашты. Бәйрәм иртәдән үк күтәренке рухта башланып китте. Бәйрәмгә килүче һәркемне Кыш бабай һәм Кар кызлары каршылады. Алар быел аеруча да күп иде. Кунакларга кайнар чәй, тәм-томнар тәкъдим ителде. Район башлыгы бәйрәмдә барлыгы 15 - алтын, 15 - зөбәрҗәт, 6 – бриллиант туйларын каршылаучы гаиләне тәбрикләде.