2016 елның 25 декабрендә Чистай муниципаль районының ГХАТ бүлеге Сатдаровлар гаиләсен зөбәрҗәт юбилейлары белән котлады. Алар мәхәббәттә һәм бердәмлектә 55 ел гомерләрен уздырдылар.
Бу тантаналы көнне зөбәрҗәт юбилярларны аларның иң якын кешеләре котларга килде.
Суфия Сунгатулла кызы һәм Юсуп Хабибулла улы истәлекле медальләр һәм туганнарыннан бүләкләр тапшырылды. Шулай ук алар почетлы юбилярлар китабына кулларын куйдылар.