ЯҢАЛЫКЛАР


25
декабрь, 2016 ел
якшәмбе

24 декабрь Әлмәт районы ГХАТ Идарәсендә алтын туй юбилярларын Фикрет һәм Галина Аблямитовларны котлау мәҗлесе узды. 50 ел бергә тормыш итү бәйрәме – гаилә өчен истәлекле, берникадәр дәрәҗәдә бөек дата да әле.

Зәй ГХАТ бүлегендә агымдагы елның бишенче пар  игезәкләр  тууы теркәлде. Бу искиткич вакыйга Алмаз һәм Алёна Назметдиновлар гаиләсендә барлыкка килде.  Әти - әни бәләкәчләргә Эмиль һәм Эльмир дигән исемнәр бирделәр. 


24
декабрь, 2016 ел
шимбә

Киләчәк Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәре алдыннан хезмәт (вазыйфаи) бурычларны үтәү белән бәйле бүләкләрне алу закон нигезендә тыелганлыкны исегезгә төшерәбез.

Ольга Калашникова  җитәкчелегендә республика дәүләт һәм җәмәгать хезмәте күрсәтү учрежденияләре хезмәткәрләре профсоюз комитеты пленумы  үтте. Утырышта ГХАТ бүлеге мөдире Гөлшат Евлахина катнашты. Киңәшмәдә профсоюз эшчәнлеге турында отчет бирелде. Биредә шулай ук профсоюз активистлары һәм иң яхшы социаль партнерлар да бүләкләнде.

Лениногорск шәһәре ГХАТ бүлегендә 20 декабрь көнне үзара тәҗрибә уртаклашу буенча очрашу узды. Ак-ак Никахлашу сараеның кунаклары булып Бөгелмә шәһәре ГХАТ бүлеге һәм Түбән Кама шәһәре ГХАТ идарәсе җитәкчеләре һәм белгечләре килде.

2016 елның 24 декабрь көнендә Түбән Кама районы ГХАТ Идарәсенең төп залында Соболевлар гаиләсенең көмеш юбилей тантанасы узды.

2016 елның 24 декабрь көнендә Никахлашу Сараеның төп залында Власовлар гаиләсенең “Алтын туй” тантанасы үтте.

Әтнә муниципаль районы Мамыш авылында яшәүче Габдрахманова Марзия Шәйхетдин кызына 24 декабрь көнне 90 яшь тулды. Габдрахманова Марзия озак еллар колхозда эшләгән. Туган көне уңаеннан аны котларга Әтнә муниципаль районы башкарма комитетының  җитәкчесенең урынбасары, Яңа Шашы авыл җирлеге, социаль үзәк вәкилләре, редакция вәкилләре килделәр. Марзия Шайхетдинованың бәйрәмен котлап истәлекле бүләкләр тапшырылды.


23
декабрь, 2016 ел
җомга

Гашыйклар өчен туй көнен билгеләү һәрвакыт бик мөһим һәм дулкынландыргыч вакыйга. Чөнки нәкъ шушы дата аларның гомер буена билгеләп үтеләчәк көннәренә әвереләчәк. Бик күпләр никах рәсмиләштерү көнен матур датага туры китерергә тырышалар. http://uslugi.tatarstan.ru Татарстан электрон хезмәтләр порталының ГХАТ бүлегендә инде хәзердән үк 2017 елга туй көнен һәм вакытын билгеләп була.

17 бәхетле әни пенсия фонды җитәкчесе Шамил Хәсәнов һәм ГХАТ бүлеге җитәкчесе Фәния Әхмәтшина  кулыннан  документ алдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International