Тәҗрибә уртаклашу очрашуы

2016 елның 24 декабре, шимбә

Лениногорск шәһәре ГХАТ бүлегендә 20 декабрь көнне үзара тәҗрибә уртаклашу буенча очрашу узды. Ак-ак Никахлашу сараеның кунаклары булып Бөгелмә шәһәре ГХАТ бүлеге һәм Түбән Кама шәһәре ГХАТ идарәсе җитәкчеләре һәм белгечләре килде. Түгәрәк өстәл янында узган җылы очрашуда һөнәри эшчәнлек белән бәйле мәсьәләләр каралды. Чараның соңында Лениногорск ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре коллегаларына Яңа ел сувенирлары бүләк итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International