Туй көненә матур датаны үзең сайла

2016 елның 23 декабре, җомга

Гашыйклар өчен туй көнен билгеләү һәрвакыт бик мөһим һәм дулкынландыргыч вакыйга. Чөнки нәкъ шушы дата аларның гомер буена билгеләп үтеләчәк көннәренә әвереләчәк. Бик күпләр никах рәсмиләштерү көнен матур датага туры китерергә тырышалар. http://uslugi.tatarstan.ru Татарстан электрон хезмәтләр порталының ГХАТ бүлегендә инде хәзердән үк 2017 елга туй көнен һәм вакытын билгеләп була.

Статистика буенча, Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә, һәр елдагыча, яшь парлар 14.02.2017, 07.07.2017 даталарына эләгергә тырыша. Бу көннәрдә туйларын бәйрәм итүчеләр дә күп була.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International