Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә көмеш юбилей.

2016 елның 24 декабре, шимбә

2016 елның 24 декабрь көнендә Түбән Кама районы ГХАТ Идарәсенең төп залында Соболевлар гаиләсенең көмеш юбилей тантанасы узды.

Марина һәм Олег матур җәйге көндә, дусларында кунакта танышалар, бер мизгелдә бер-берендә мәхәббәт уяталар. 1991 елның 21 декабрь көнендә туй уйныйлар.

Никахлашу сарае белгечләре юбилярларны көмеш туйлары белән котлап, ГХАТ Идарәсе Хөрмәт Актын һәм Түбән Кама районы башлыгы, Түбән Кама шәһәре мэры Айдар Рәис улы Метшиннан котлау сүзләре тапшырдылар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International