Әтнә муниципаль районы Мамыш авылында яшәүче Габдрахманова Марзия Шәйхетдин кызына 24 декабрь көнне 90 яшь тулды. Габдрахманова Марзия озак еллар колхозда эшләгән. Туган көне уңаеннан аны котларга Әтнә муниципаль районы башкарма комитетының җитәкчесенең урынбасары, Яңа Шашы авыл җирлеге, социаль үзәк вәкилләре, редакция вәкилләре килделәр. Марзия Шайхетдинованың бәйрәмен котлап истәлекле бүләкләр тапшырылды.