Татарстан коррупциягә каршы!

2016 елның 24 декабре, шимбә

Киләчәк Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәре алдыннан хезмәт (вазыйфаи) бурычларны үтәү белән бәйле бүләкләрне алу закон нигезендә тыелганлыкны исегезгә төшерәбез (2008 елның 25 декабрендәге 273-ФЗ номерлы "Коррупциягә каршы тору турында" Федераль законының 12.1 статьясындагы 3 өлешенең 7 пункты, 2004 елның 27 июлендәге 79-ФЗ номерлы "Россия Федерациясе дәүләт граждан хезмәте турында" Федераль законының 17 статьясындагы 1 өлешенең 6 пункты, РФ ГК 575 статьясындагы 1 пунктның 3 пункт асты).

Искәрмә булып протокол чараларында, хезмәт командировкаларында һәм башка рәсми чараларда алынган бүләкләр санала. Аларны тапшыру зарур.

Бүтән очракларда тиешле зат тарафыннан бүләк алу алда әйтелеп киткән тыюны бозу дип санала, мәнфәгатьләр конфликты булдыру өчен шартлар тудыра, кабул ителгән карарларның объективлыгына шик тудыра, шулай ук закон тарафыннан ышанычны югалту аркасында эштән азат ителүгә кадәр җаваплылык, ә бүләк ришвәт дип бәяләнсә  җинаять җаваплылыгы каралган.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ГХАТ Идарәсендә ришвәтчелек юнәлешендәге фактлар турындагы мәгълүматны калдыру өчен ышаныч телефоны эшли: (843) 293-26-97 (дш.-жм. 09 сәгатьтән 18 сәгатькә кадәр).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International