Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә алтын юбилей кичәсе үтте.

2016 елның 24 декабре, шимбә

2016 елның 24 декабрь көнендә Никахлашу Сараеның төп залында Власовлар гаиләсенең “Алтын туй” тантанасы үтте.

ГХАТ Идарәсе белгечләре Власовлар гаиләсен алтын юбилейлары белән чын күңелдән котладылар, ГХАТ идарәсе Хөрмәт актын, Түбән Кама районы башлыгы, Түбән Кама шәһәре мэры Айдар Рәис улы Метшиннан котлау сүзләре һәм бүләкләр тапшырдылар. Әлеге зур вакыйга истәлеге итеп Власовлар ГХАТ Идарәсенең Хөрмәт китабына кул куйдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International