Аблямитовлар гаиләсен котлау

2016 елның 25 декабре, якшәмбе

24 декабрь Әлмәт районы ГХАТ Идарәсендә алтын туй юбилярларын Фикрет һәм Галина Аблямитовларны котлау мәҗлесе узды. 50 ел бергә тормыш итү бәйрәме – гаилә өчен истәлекле, берникадәр дәрәҗәдә бөек дата да әле.

Фикрет Аблямитов яшь чакта Тула шәһәрендә шахтада хезмәт куя. Соңрак, институтны тәмамлагач, “Алькеевнефть”тә мастер булып эшли. Нефть өлкәсендә 39 ел хезмәт куя. “Россия Федерациясе нефть һәм газ сәнәгатенең атказанган хезмәткәре”, “Республиканың атказанган нефтьчесе”, “Хезмәт ветераны” да әле ул. Шулай ук Фикрет Аблямитов берничә мәртәбә “Татнефть” оешмасы тарафыннан почетлы грамота һәм медальләр белән бүләкләнә.

Ә Галина Аблямитова 1996 елда Саратов шәһәре икътисад институтын тәмамлый һәм Җәлил поселыгына кайтып урнаша. Монда ул “НГДУ Алькеевнефть”тә хезмәт юлын башлый. Диспетчер булып урнашкан яшь кыз тора-бара биек үрләр яулый башлый. Башта гади мастер, сонрак “Сулеевнефть”нең план бүлеге башлыгы ярдәмчесе булып эшли. Шулай ук “Татнефть” оешмасы грамоталары белән бүләкләнә.

Кырымнан кыю, чибәр Фикрет белән кечкенә, сөйкемле Галинаның очрашуы аларның икесе өчен дә истәлекле һәм мөһим була. Беренче күрешү, караш һәм ... гомерлек мәхәббәт! Туган көнгә Фикреттан килгән “Тормышың бәхетле булсын, кадерле Галина!” дип язылган открытка бүгенге көнгә кадәр менә инде 50 ел сакланып килә.

Очрашудан соң ике ай узуга, 1996 елның 24 декабрендә комсомол туе уза. Фикрет һәм Галина Аблямитовлар ике ул устерә. Руслан һәм Тимур әти-әнисенең эшен дәвам итә. Алар да тормышларын нефть өлкәсе белән бәйли. Аблямитовлар гаиләсе әгъзаларының нефть өлкәсендә эш стажы 130 ел тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International