90 яшьлек юбилей

2016 елның 27 декабре, сишәмбе

 2016 нчы елның 27 нче декабрь көнендә Саба муниципаль районы Байлар Сабасы шәһәр тибындагы бистәсендә яшәүче Мәрфуга Тимершаех кызы Садыкова  үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Аны юбилее белән тәбрикләргә  Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары  Таһир Шәрәфиев, социаль яклау бүлеге җитәкчесе  Марсель Хуҗин, Байлар Сабасы шәһәр тибындагы бистәсе  башлыгы Расих Хәсәнов , ООО «Общепит» предприятиясе җитәкчесе Элфизә Исламова килгәннәр иде. Һәркайсы Мәрфуга әбигә исәнлек-саулык, бәхетле картлык, тыныч тормыш теләп үзләренең матур теләкләрен житкерделәр һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International