2016 елның 26 декабрь көнне, иң матур һәм әкияти бәйрәм - Яңа ел алдыннан, Әгерҗе шәһәренең ”Яшьлек” паркында гомумшәһәр күләмендә иң яхшы кар сынына конкурс оештырылды. Конкурста Әгерҗе шәһәренең барлык оешма-предприятиеләреннән 60ка якын кеше катнашты. ЗАГС бүлеген баш специалист Габдрахманова Айгөл Айдар кызы тәкъдим итте. Яңа әтәч елына багышлап, алар кечкенә һәм йомшак чеби ясадылар.