“Яраткан йөрәктән яхшы эшләр”

2016 елның 26 декабре, дүшәмбе

Баулы муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә “Яраткан йөрәктән, яхшы эшләр” логотибы белән, йөрәк формасында ясалган куб куелган иде. Акцияның максаты- Татарстан Республикасы балалар хосписы пациентларына ярдәм күрсәтү.

   Баулыда  шәфкатьле, мәрхәмәтле халык яши. Алар хәйрия акциясендә актив катнаштылар. Җыелган 3 мең 700 сум акча Яңа ел алдыннан хоспис исәбенә күчерде. Акция  дәвам итә.

Хоспистагы ярдәмгә мохтаҗ сабыйларга ярдәм күрсәткән һәр кешегә зур рәхмәт!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International