Яңа ел хисе

2016 елның 28 декабре, чәршәмбе

Алексеевск районы ГХАТ бүлегендә яңа ел хисе хөкем сөрә. Бина алдында кардан ясалган матур-матур сыннар: Кыш Бабай , әтәч һәм чеби һәр кешене каршы алып озата. Һәр яшь парны  ярәшү көннәре белән Кыш бабай котлый һәм туйга чакыру кәгазьләрен тапшыра. Шулай ук, туу турында таныклыкларны да Кыш бабай зур түземсезлек белән тапшыра, яшь әти-әниләргә һәм аларның балаларына исәнлек-саулык тели һәм  истәлекле бүләкләр бүләк итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International