Яңа ел алдыннан Баулыда яшәүче яшь күңелле ветеран юбилеен билгеләп үтте. Хезмәт ветераны Анна Поджидаевага 95 яшь тулды. Яшьлек еллары авыр чорга туры килгән ветеран бүгенге көндә дә оптимистик рухын югалтмый. Сугыш кырларында башын салган сөйгән ярына гомер буе тугры калган Анна Васильевна якыннарының җылысын тоеп гомер итә.
Нефть өлкәсендә озак еллар эшләп лаеклы ялга чыккан юбиляр, хезмәттәшләренең, Россия Президенты В.Путинның котлауларын кабул итте.