28 декабрь көнне Сарман авылының район үзәк ял паркында чыршыны ачу тантанасы булды. Муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин җыелган халыкны Яңа ел белән тәбрикләде, 2016 елның нәтиҗәләре белән таныштырды. Гражданлык хәле актларын теркәүдә дәүләт вәкаләтләрен тормышка ашуруга керткән зур өлеше өчен Әлмәт һәм Яңа Имән авыл җирлеге сәркатибе Гайнетдинова Эльмира Вил кызына һәм Хисамова Ләйсирә Әбүләис кызына Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының гражданлык хәле актларын теркәү идарәсенең Рәхмәт хатларын тапшырды. Аннан соң сүзне Кыш Бабай белән Кар кызы алдылар. Алар шулай ук котлау сүзләре ирештерделәр, изге теләкләрен белдерделәр, бүләкләр тараттылар.