Яңа ел бәйрәме алдыннан Тәтеш муниципаль районында Башкарма комитетның ЗАГС бүлегендә ана (гаилә) капиталына сертификатлар һәм районыбызның яңа туучы гражданнарына туу турындагы таныклыкларны тантаналы рәвештә тапшыру булды.
Пенсия фондының идарә башлыгы И.А.Большакова әниләргә ана капиталына сертификатлар тапшырды һәм ана капиталын дөрес итеп файдалануларын теләде. ЗАГС бүлеге башлыгы Л.М.Дианова Тәтеш муниципаль районы Башлыгы Р.Х.Сафиулловның котлавын укыды һәм яңа туган сабыйларның әти-әниләренә бүләкләр тапшырды. “Автоградбанк” өстәмә офисы башлыгы И.В.Гавчева әти-әниләрне “Автоградбанк”аша ана капиталы ярдәмендә ипотека вариантлары белән таныштырды һәм сувенирлар тапшырды.
Юлия һәм Степан Песковлар гаиләсендә икенче бала булып туган Григорийны котлау күңелле сюрприз булды, чөнки Степан Аркадьевич Пенсия фонды идарәсендә эшли. Шуңа күрә Ирина Александровна Большаковага әлеге гаиләгә 99 нчы номерлы ана капиталына сертификат тапшыру икеләтә куанычлы хәл булды.2016 нчы елда 99 сабый гаиләдә икенче , өченче яки дүртенче сабый булып дөньяга аваз салганнар.
Районда 2016 елда барлыгы 194 сабыйның тууы теркәлгән.