Районның 14 яше тулган 27 яшь гражданнарга ЗАГС бүлегендә паспорт тапшыру матур традициягә әйләндә. Аның чираттагысы Россиядә паспорт-виза бүлеге оештырылган көнендә үтеп китте. Паспортны Азнакай районы башлыгы Марсель Шәйдуллин һәм паспорт өстәле җитәкчесе Эльвира Марданшина тапшырдылар. Шакирова Светлана – ЗАГС бүлегенең баш билгече, паспорт турында тарихы мәгълүмәтләр турында сөйләде. Мондый истәлекле көн яшь Россия гражданнарының күңелендә матур истәлек булып озак сакланыр.