Кадерле дуслар!
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты гражданлык хәле актларын теркәү Идарәсе коллективы чын күңелдән якынлашып килүче Яңа ел белән котлый!
2017 ел ГХАТ органнары өчен үзенчәлекле булачак, чөнки алар үзләренең 100 еллыгын билгеләп үтәчәк.
Без чын күңелдән һәр Татарстан гаиләсенә мәхәббәт, гармония һәм үзара аңлашу телибез. Сезнең йортта һәрчак тынычлык хөкем сөрсен, рухи җылылык һәм уңайлылык булсын. Ә кемнәр тормыш юлдашын табарга өлгермәгән, алар һичшиксез Яңа елда аны очратачаклар.
Сезгә нык сәламәтлек, гаилә бәхете һәм барлык башлангычларыгызда уңышлар!