29 декабрьдә Апас районында 14 яше тулган яшүсмерләргә тантаналы шартларда паспортлар бирелде. Тантана районның туган якны өйрәнү музеенда Кыш бабай һәм Кар кызы катнашында узды. Районның миграция хезмәте, район хакимияте, музей коллективы һәм ЗАГС бүлеге тырышлыгы белән узган әлеге чарада 16 укучы һәм аларның якыннары катнашты. Кичә үзенчәлекле һәм истәлекле булып узды. Тантанада егет-кызларның якыннары, әти-әниләре катнашты. Район мәдәният йорты хезмәткәрләре патриотик рухтагы җырларын бүләк итте.