2016 елның декабрьнең 30 числосында Балык Бистәсе районының башкарма комитеты җитәкчесе Р.Х. Хабибуллин – Нагимова Р.М. Управление ЗАГСның мактау грамотасы тапшырды.
2016 елга нәтиҗә ясап Яшел Үзән муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә, традицион чаралар һәм очрашулардан тыш, узып баручы ел яңа вакыйгалар белән билгеләнеп үтелде.
2016 елның 31 декабрендә Баулы муниципаль районының ГХАТ бүлегендә узып баручы елның соңгы парларының никахлары теркәлде. Яшьләрне ихлас күңелдән гаилә корган көннәре белән котлыйбыз!
Яңа ел – могҗизага бай бәйрәм. Бу көнне барысы да ел буе түземсезлек белән көтеп ала, чөнки нәкъ Яңа ел төнендә курантлар тавышына теләнгән теләкләрнең тормышка ашуын көтәбез. Нәкъ шушы көнне киләчәктә бар да яхшы булачагына ныграк ышанабыз. Бу сихри бәйрәм тиздән барыбызның да өй ишеген кагачак. Ә без үз чиратыбызда кечкенә балалар кебек могҗиза көтәбез.
Кадерле дуслар! Бөгелмә ГХАТ бүлеге коллективы исеменнән сезне якынлашып килүче Яңа ел белән тәбрик итәбез! 2017 ел сезнең өчен җылы, юмарт, мөлаем һәм шәфкатьле булсын. Мөмкин кадәр күбрәк шатлыклар, якты хатирәләр китерсен. Үз алдыгызга куйган максатыгызга ирешүдә юллар һәрчак ачык торсын.
2016 нчы ел буена Мамадыш ГХАТ бүлегендә урнашкан йөрәккә яңа гына язылучылар үзләренең кечкенә генә бүләкләрен - яфракчыклар калдырдылар.
Бер-берсен өзелеп сөюче яшь пар үзләренең никахларын теркәүне һәм туйны күптәннән планлаштырган булсалар да,кайбер сәбәпләр аркасында, никахны узып баручы 2016 нче елның соңгы җомгасында гына теркәргә туры килде. Әлеге вакыйгадан да дулкынландыргыч , романтик һәм матур вакыйга юктыр. Алтын балдаклар белән алмашучы Ольга һәм Алмаз Бигеевлар, бу елда никахларын теркәүче соңгы парлар булулары белән дә әлеге көнгә романтик рух өстәде.
Бер-берсен өзелеп сөюче яшь пар үзләренең никахларын теркәүне һәм туйны күптәннән планлаштырган булсалар да, кайбер сәбәпләр аркасында, никахны узып баручы 2016 нче елның соңгы җомгасында гына теркәргә туры килде. Әлеге вакыйгадан да дулкынландыргыч , романтик һәм матур вакыйга юктыр. Алтын балдаклар белән алмашучы Марат һәм Наталья Вахитовлар, бу елда никахларын теркәүче соңгы парлар булулары белән дә әлеге көнгә романтик рух өстәде. Яшьләрне район башлыгы Р. Кузюров котлады һәм истәлекле бүләк тапшырды. Яшь парны чын күңелебездән котлыйбыз һәм аларга бәхетле гаилә тормышы телибез!
Яшел Үзән шәһәренең "Горький исемендәге " мәдәният сараенда шәһәр һәм район советы депутатларының уртак йомгаклау сессиясе узды, анда кунаклар сыйфатында, Яшел Үзән шәһәренең оешма, учреждение һәм предприятиеләр җитәкчеләре чакырылган иде.
Йомгаклау сессиясе кысаларында узып баручы 2016 елда кабул ителгән мөһим карарлар тикшерелде.
Яңа ел бәйрәме алдыннан ГХАТ бүлегендә Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башлыгының котлау һәм бүләкләү тантанасы булып узды. Бик күп конкурсларда, шул исәптән «Нечкәбил» конкурсында да катнашкан күпбалалы Красновлар гаиләсен «Ел гаиләсе» номинациясендә диплом һәм Мактаулы билге белән бүләкләделәр.