Яңа ел бәйрәмендә өйләнешү тантанасы

2016 елның 31 декабре, шимбә

          Яңа ел – могҗизага бай бәйрәм. Бу көнне барысы да ел буе түземсезлек белән көтеп ала, чөнки нәкъ Яңа ел төнендә курантлар тавышына теләнгән теләкләрнең тормышка ашуын көтәбез. Нәкъ шушы көнне киләчәктә бар да яхшы булачагына ныграк ышанабыз. Бу сихри бәйрәм тиздән барыбызның да өй ишеген кагачак. Ә без үз чиратыбызда кечкенә балалар кебек могҗиза көтәбез.

          Әлмәт районы ГХАТ Идарәсендә 2016 елның соңгы атнасында 17 пар гаилә корырга ниятли. 30 декабрьдә 4 пар, ә Яңа ел көнне 1 пар законлы ир белән хатын булачак. Гомумән алганда, Әлмәт районында 2016 елда 1365 бәхетле гаилә барлыкка килде.

          Яңа ел бәйрәме алдыннан өйләнешү тантанасы яшьләр арасында аеруча популяр күренеш. Ник дигәндә, күп кенә парлар Яңа елны законлы ир һәм хатын буларак каршы алырга тели. Чыннан да, Яңа ел үзенең бәйрәм атмосферасы, әкияте хозуры, ниндидер могҗиза, яңалык алып килүе белән безне әсир итә. Яңа ел белән тормышның яңа этабы да башлана бит әле. Ә урамдагы чыршыларда ялт-йолт янып торучы утлар туй мәҗлесенә сихрилек өсти, күңелләрне күтәрә.

          ГХАТ Идарәсе барлык яшь парларга гаилә бәхете, тормыш иминлеге һәм күтәренке Яңа ел кәефе тели. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International