Нурлат районында узып баручы елның соңгы пары теркәлде

2016 елның 30 декабре, җомга

   Бер-берсен өзелеп сөюче  яшь пар үзләренең никахларын теркәүне һәм туйны күптәннән планлаштырган булсалар да, кайбер сәбәпләр аркасында,  никахны узып баручы 2016 нче елның соңгы җомгасында гына теркәргә туры килде. Әлеге вакыйгадан да дулкынландыргыч , романтик  һәм матур вакыйга юктыр. Алтын балдаклар белән алмашучы Марат һәм Наталья Вахитовлар,  бу елда никахларын теркәүче соңгы парлар булулары белән дә әлеге көнгә романтик рух өстәде. Яшьләрне район башлыгы Р. Кузюров котлады һәм истәлекле бүләк тапшырды.  Яшь парны чын күңелебездән котлыйбыз һәм аларга бәхетле гаилә тормышы телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International