Югары бүләкләргә яхшылар гына лаек!

2016 елның 30 декабре, җомга

Яшел Үзән шәһәренең "Горький исемендәге " мәдәният сараенда шәһәр һәм район советы депутатларының уртак йомгаклау сессиясе узды, анда кунаклар сыйфатында, Яшел Үзән шәһәренең оешма, учреждение һәм предприятиеләр җитәкчеләре чакырылган иде.

Йомгаклау сессиясе кысаларында узып баручы 2016 елда кабул ителгән мөһим карарлар тикшерелде.

Сессия төрле тармакларның иң яхшы хезмәткәрләрен бүләкләү рәсми тантанасы белән тәмамланды. Бүләкләнүчеләр арасында Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районы Башкарма комитеты  Әйшә авыл җирлеге советы белгече Ольга Алексей кызы Орлова бар иде.

Йомгаклау сессиясе катнашучылары алдында Яшел Үзән муниципаль районы Башлыгы Александр Василий улы Тыгин Ольга Алексеей кызына Татарстан  Республикасы Министрлар кабинеты ГХАТ Идарәсенең гражданлык хәле актларын дәүләт теркәве, югары һөнәри осталыклары һәм эшендә тугрылыгы өчен мактау грамотасы тапшырды.

Яшел Үзән муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре Ольга Алексей кызына әлеге зур бүләк алганы белән котлап, эшендә яңа үрләрне яулавын теләп калалар!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International