Узып баручы 2016 елның матур вакыйгалары...

2016 елның 31 декабре, шимбә

2016 елга нәтиҗә ясап Яшел Үзән муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә, традицион чаралар һәм очрашулардан тыш, узып баручы ел яңа вакыйгалар белән билгеләнеп үтелде.

Беренче чиратта, бу әлбәттә инде ГХАТ бүлеге бинасы янында искеткеч парк булдыру һәм ачу тантанасы. Хәзер Яшел Үзәннең яшь парлар тантаналы никахлашу чарасыннан соң кунаклары белән бергә бу скверда истәлек өчен матур-матур чәчәчкләр, агачлар һәм декоратимв куаклар арасында фотога төшә алалар. Бу сквер "Парклар һәм скверлар" республика программасы һәм, әлбәттә Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы Александр Василий улы Тыгин ярдәмендә барлыкка килде.

Узып баручы елда ГХАТ бүлеге Яшел Үзән шәһәре Пенсия фонды идарәсе белән тыгыз хезмәттәшлек итә башлады. Пенсия фонды идарәсе һәм ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре бергә, күп кенә ана (гаилә) капиталы сертификатларын тапшыру чарасы үткәрделәр.

2016 елда "Гашыйклар көне" алдыннан ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре беренче тапкыр "Барысы да мәхәббәттән башлана..." конкурсы аңа туган яшь гаилә  парлары арасында уткәрелде. Бу гадел көрәштә җиңүгә Фатиыховлар гаиләсе иреште.

2016 елның 8 июлендә яңа скверда “Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне"нә багашланган искиткеч бәйрәме үткәрелде, анда 25,30,35 ел дәшверендә мәхәббәт һәм татулыкта гомер кичергән юбиляр парларны хөрмәтләделәр.

Быел ГХАТ бүлегендә аерылышуларны ничек профилактикалау соравына аерым игътибар бирелде. Хәзер ГХАТ бүлегендә икесенең теләге ризалыгы булган аерылучы гаилә парлары белән квалификацияле психолог әңгәмәләр алып бара. ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре мондый әңгңмңләр гаилә проблемаларын чишү мәсәләләре һәм гаиләне саклап кала алуга өметләнеп калалар.  

Тагын бер күңелле вакыйга булып узып баручы 2016 елда - ГХАТ бүлегенең үзәк керү ишеге алдында яңадан пар күгәрченнәр скульптурасын торгызу эшләре тәмамлану. Үзенең даими урынын яңадан пар ак күгәрченнәр алдыдлар – алар тынычлык, мәхәббәт һәм бәхет символы.

Менә шундый вакыйгалар белән Яшел Үзән муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлеге хезмәткәрләренә 2016нчы ел истә калачак.  2016 елга алар, дип өметләнә Киләсе 2017 ел аларга тагын да матур һәм истәлекле вакыйгалар китерәчәк дип ышанып калалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International