Бөгелмә ГХАТ бүлегендә район башлыгы бүләкләве тантанасы

2016 елның 30 декабре, җомга

Яңа ел бәйрәме алдыннан ГХАТ бүлегендә Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башлыгының котлау һәм бүләкләү тантанасы булып узды. Бик күп конкурсларда, шул исәптән «Нечкәбил» конкурсында да катнашкан күпбалалы Красновлар гаиләсен «Ел гаиләсе» номинациясендә диплом һәм Мактаулы билге белән бүләкләделәр. Гаилә – ул җәмгыятьнең мөһим буыны. Гаилә кыйммәтләренә тиешле дәрәҗәдә игътибар бирелүенә без бик шатбыз. Шушы узып баручы елда ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре «Гаилә белеме нигезләре» дәресләре кысасында студентлар, укучылар белән берничә очрашу уздырды.

Бәйрәм чарасы музыкаль номерлар, ут декорацияләре, тере музыка белән бизәлде. Бөгелмә ГХАТ бүлегендә узган чараларның югары зәвыклы музыкаль бизәлеше хәзер инде традицион төсмер алды. Бу юлы исә тамашачылар скрипка һәм саксофон тавышлары белән дә хозурланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International