Бер-берсен өзелеп сөюче яшь пар үзләренең никахларын теркәүне һәм туйны күптәннән планлаштырган булсалар да,кайбер сәбәпләр аркасында, никахны узып баручы 2016 нче елның соңгы җомгасында гына теркәргә туры килде. Әлеге вакыйгадан да дулкынландыргыч , романтик һәм матур вакыйга юктыр. Алтын балдаклар белән алмашучы Ольга һәм Алмаз Бигеевлар, бу елда никахларын теркәүче соңгы парлар булулары белән дә әлеге көнгә романтик рух өстәде.
Бу көнне барысы да гадәттән тыш иде - район Башлыгы Р.Х.Сафиуллов исеменнән Башкарма комитет җитәкчесе А.Б.Семенычевның котлавы һәм истәлекле бүләк тапшыруы, туганнары һәм якыннарының котлавы да, никахны теркәгәндә яңа кызыклы элементлар булуы. Кыш бабай һәм Кар кызының килүе дә яшь парларга аерым сюрприз булды.
Яшь парларны чын күңелебездән котлыйбыз һәм аларга бәхетле гаилә тормышы телибез!