Ярты гасыр дисәң, күп булыр күк, 50 дисәң, бик аз тоела...

2016 елның 30 декабре, җомга

Сарман районы Сарман авылында яшәүче Дөлфәт һәм Венера Калимуллиннар гаиләсе алтын туйларын билгеләп үттеләр. Дөлфәт абый Сарман сельхозхимиясендә карьер җитәкчесе булып эшләп лаеклы ялга чыккан, ә Венера апа шунда ук кадрлар бүлегендә эшләгән. Алар өч ул тәрбияләп үстергәннәр. Балалары инде үз тормышларын корган, оныклары, оныкчыклары үсә. Гаиләләренең күркәм бәйрәме белән район ветераннар совыты рәисе Нәҗип Миннеголов улы һәм ГХАТ бүлеге җитәкчесе Гөлчәчәк Валишина тәбрикләделәр. Аларга район башлыгының Рәхмәт хатын тапшырдылар һәм җан тынычлыгы, кадер-хөрмәттә гомер кичерүләрен теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International