Яңа ел - могҗизалар чоры. Әлеге сихри бәйрәмдә балалар теләк теләп, аларның торомышка ашуын Кыш Бабайдан сорыйлар. Яңа ел алдыннан Әлмәт муниципаль районы башлыгы Айрат Хайруллин инициативасы белән “Кыш Бабайга ярдәм ит” акцияcе старт алды. Шәһәр буйлап “Кыш Бабай почтасы” дип исемләнгән махсус тартмалар куелды. Бу тартмага балалар үз хатларын салдылар. Әлмәт муниципаль районы ГХАТ Идарәсе Федор исемле малайда кунак булып кайтты. Федор Кыш Бабайга юлланган хатта аннан зур лего-конструктор сораган булган. Һәм нихаять! Аның теләге тормышка ашты. Могҗизага ышанып яшәгез, дуслар.