29 нчы декабрьдә, Яңа Чишмәдә тантаналы шартларда яңа балалар иҗат мәктәбе һәм Никахлашу сарае ачылды.
Район өчен бик күңелле булган вакыйгада республикабызның мәртәбәле кешеләре: ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Мәдәният Министры Айрат Сибагатуллин, ТР кеше хокуклары буенча җаваплы Сәрия Сабурская һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ГХАТ Идарәсе башлыгы Альбина Шәвәлиева катнашты.
Фәрит Мөхәмәтшин яңачишмәлеләрне матур Яңа ел алды көннәрендә үтүче бу тантаналы көн белән котлады һәм уңышлар теләде. Бу бина район үзәге халкы өчен генә түгел, ә бөтен район халкы өчен диде ул. Мондый биналар булганда районыгызда үсеп килүче яшьләрнең иҗади мөмкинлеге һәм нык гаиләләре бермә-бер артачак, диде.
Җыелучыларга балалар иҗат мәктәбендә шөгыльләнүчеләр тарафыннан матур чара күрсәтелде, ә Никахлашу сараенда 60 ел бергә гомер итүче парны тәбрикләделәр һәм ана капиталы сертификатын тапшыру тантанасы булды.