Әлмәт муниципаль районы башкарма комитетының ГХАТ идарәсе 3000-нче бала туу теркәлде. 27 декабрь көнне Руслан һәм Ләйсән Шакирзяновлар гаиләсендә, яңа 2017 ел алдыннан, Раян исемле малай туа. Бәхетле әни, Ләйсән Минзагитовна гаҗәпкә кала, чөнки аларның малайлары туу турында акт язмасында юбилейлы 3000 нче бала булып теркәлә. Раян Шакирзяновлар гаиләсендә икенче бала булып туган.
Кечкенә Раян Әлмәт балалар шәһәр хастаханәсендә, перинаталь үзәгендә, ЗАГС Идарәсе белгече белән теркәлде. ЗАГС Идарәсе белгече Руслан һәм Ләйсән Шакирзяновлар гаиләсен шушындый олуг вакыйга белән котлады. Гаиләгә сәламәтлек, бәхет, иминлек һәм туу турында таныклык, бүләкләрен тапшырды.