Яшь гаилә көне алдыннан Чистай муниципаль районы башкарма комитетының ЗАГС бүлеге начальнигы В.Н. Белова-Реутина уртак килешү буенча аерылырга теләүче яшь парлар белән әңгәмәләр үткәрә.
Баулы шәһәрендә яшәүче тыл хезмәтчәне Гөлбастан Гайфуллина 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Гөльбастан Сайфулла кызы үзенең юбилей көнендә яшьлек елларын исенә төшерде, сугыш вакытында колхоз кырларын ничек җигүле үгезләр белән сөргәннәрен сөйләде. Ветеран күрше Башкортстанның Октябрский шәһәрен төзүдә дә хезмәт куйган.
Озак яшәүче Мария Пилюгинанын һәм сугыш ветераны Нина Куприянованын туган көннәре. Аларны котларга башкарма комитеттынын урынбасары Зимфира Мухаметгареева, социаль яклау булеге башлыгы Рашида Сахабиева килделәр. Аларга котлау хатлары һәм бүләкләр тапшырылды.
Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлеге белгече Алсу Хәсәнова Зәй муниципаль районында "Ялта-Зәй" чаңгы үзәге базасында Татарстан Республикасы муниципаль хезмәткәрләре чаңгы буенча спартакиадасында катнашты.
Кайбыч районы яшьүсмерләрендә актив гражданлык позициясе, ватанпәрвәрлек хисе һәм туган илгә мәхәббәт тәрбияләү макстында Кайбыч муниципаль районы Галия Кайбицкая исемендәге музеенда 19 март көнне “Мин - Татарстан баласы!” дип исемләнгән паспорт тапшыру тантанасы узды.
Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә Туй фестивале-2017 узды. 19 март бик озак хәтердә сакланырлык күңелле, тәэсирләргә бай һәм шатлыклы көн булды. Кияү белән кәләшләр Никахлашу сараенда туй индустриясе вәкилләре белән очрашты. Кафе, ресторан хуҗалары, туй бизәүчеләре, хореограф һәм алып баручыларга һәр пар үзләрен кызыксындырган сорау белән мөрәҗәгать итә алды.
Узган атна азагында Полянкада авыл җирлеге башлыклары катнашында узган район семинарында социаль-икътисадый үсеш бурычларын хәл итү буенча үзидарә органнары ролен күтәрү белән бәйле мәсьәләләр тикшерелде.
Семинарның рәсми өлеше авыл Мәдәният йортында үтте. Җирлек башлыгы Гөлсинә Сибгатуллина җирлекнең 2016 елдагы социаль-икътисадый үсеш нәтиҗәләре һәм 2017 елга билгеләнгән төп бурычлар белән таныштырды.
18 мартта Апас районы Зур Күккүз авыл җирлегендә "Кышны озатып, язны каршылап" дип исемләнгән Нәүрүз бәйрәме үтте. Бәйрәм барышында ярминкә дә оештырылды. Авыл халкы рәхәтләнеп ял итте, күңел ачты, кайнар чәй һәм коймактан авыз итте. Бәйрәм авыл җирлеге секретаре Асия Хафизова инициативасы һәм көче белән үткәрелде.
Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ идарәсе 17 мартта Әлмәт политехник техникумының 4 курс студентлары өчен хокукый дәрес уздырды. "Гаилә нигезе" курсы кысаларында яшьләр дәүләт законы нигезендә гражданлык хәле актларын теркәү нигезләре белән танышты.
2017 ел Рәсәйдә экология елы дип игълан ителде.