Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ идарәсе 17 мартта Әлмәт политехник техникумының 4 курс студентлары өчен хокукый дәрес уздырды. "Гаилә нигезе" курсы кысаларында яшьләр дәүләт законы нигезендә гражданлык хәле актларын теркәү нигезләре белән танышты.
ГХАТ Идарәсе белгечләре студентларга гаилә кору тәртибе, никах кыйммәтләре һәм ГХАТ Идарәсендә узучы чаралар турында сөйләде. Бала туу актларын теркәү, аерылышу, өйләнешү, исем үзгәртү кебек сораулар яшьләргә аеруча кызык булып тоелды. Шулай ук 2016 елның демографик ситуациясе дә кызыклы булды. Дәрес барышында студентлар электрон рәвештә Бердәм дәүләт хезмәтләре порталы аша хезмәт алу тәртибе турында тулы мәгълүматны алдылар. Соңыннан никах теркәү тантанасында да катнашты.