ЯҢАЛЫКЛАР


17
март, 2017 ел
җомга

Күп кенә яшь парлар, ешрак кәләшләр язылышу көнен матур дата белән бәйләргә омтыла, шул ук вакытта алар бу көн бәхет һәм гаиләгә тигезлек кертә дип ышаналар. Бу елның март аенда, шундый даталарның берсе - 17.03.17 көне җомга көненә дә туры килде.

 2017 нчы елның 17 нче март көнендә МБУ ДО “ Балалар иҗат үзәгендә” ВПП ТРО “Бердәм Россия” ВОО ТРО “Бердәм Россия Яшәләр Гвардиясе” штабы, Саба районы ТП УФМС России по РТ һәм  МБУ ДО “Балалар иҗат үзәге” белән берлектә 14 яше тулган Россия гражданнарына тантаналы төстә паспорт тапшырды.

2017 елның 17 мартында Чирмешән авылында яшьләрнең ял итү үзәгенең никахлар залында,  тантаналы шатртларда, ана капиталына сертификатлар тапшырылды.

Күн авылында яшәүче Хәбирә Мухамәтҗанова үзенен 90 яшлек юбилеен билгеләп үтте. Аны котларга соөиалҗ яклау бүлеге башлыгы Рашида Сахабиева, авыл җирлеге башлыгы Рифкат Багауов килделәр.

23 апрель көнне «Казан» гаилә үзәгендә никахлашу тантанасы булачак.

Хәзерге вакытта озын гомерле кешеләрнең булуы сирәк күренеш, ә 70 елга якын бергә гомер итүче парларның булуы икеләтә сирәк күренеш. Антонина Васильевна һәм Алексей Николаевич Романовлар гаиләсе шундыйлардан һәм алар Ходайга шундый бүләк өчен бик рәхмәтле.

Баулы районы ГХАТ бүлегендә  юбилярларны  котлау һәм ана капиталы Сертификатларын тапшыруга багышланган  тантаналы чара узды.

Баулы районы Александровка авылында яшәүче  Пахомовлар гаиләсенең горурланырга урыны бар. Александр Иванович һәм Лидия Ивановна 50 ел бергә  тату гомер иткәннәр, лаеклы хезмәт юлын узып акыллы балалар тәрбияләгәннәр. Бүген  алар балаларының, 6 оныгы һәм 5 оныкчыгы, якыннарының кадер-хөрмәтендә яшиләр.

Куйбышев шәһәре, 1965 елның 4 ноябре. Шәһәрнең уку йортларында белем алучы студентлар кичәгә җыелган. Яшь егет, бик чибәр, зифа каендай сылу гәүдәле кызны әллә каян ук күреп алып, бар кыюлыгын җыеп, аны биюгә чакырды. Вальс моңы аларны хисләр ташкынына бөтереп алды... Кич буе әнә шулай гел бергә биеде алар. Аннары Олег яңа танышы Валяны өенә озатып куйды. Әнә шулай башланган дуслык бик тиз арада олы мәхәббәткә әверелде. Ә инде 1967 елның 24 февралендә гаилә корып, язмышларын гомерлеккә берләштереп тә куйдылар...

      Буген безнең коллега баш белгеч Мещанова Г.М.  Яр Чаллы шәһәренең 59- нчы балалар бакчасында “Гаилә демографик хәле турында” доклад белән чыгыш ясады.

17.03.17 көнне Түбән Кама муниципаль районының ГХАТ Идарәсендә 17 пар никахларын теркәргә теләделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International