Баулы районында Алтын туй

2017 елның 17 марты, җомга

Баулы районы ГХАТ бүлегендә  юбилярларны  котлау һәм ана капиталы Сертификатларын тапшыруга багышланган  тантаналы чара узды.

Баулы районы Александровка авылында яшәүче  Пахомовлар гаиләсенең горурланырга урыны бар. Александр Иванович һәм Лидия Ивановна 50 ел бергә  тату гомер иткәннәр, лаеклы хезмәт юлын узып акыллы балалар тәрбияләгәннәр. Бүген  алар балаларының, 6 оныгы һәм 5 оныкчыгы, якыннарының кадер-хөрмәтендә яшиләр.

Бу тантаналы көнне Пахомовлар гаиләсен Баулы район Башлыгы урынбасары Р.Г.Хамидуллин, район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары И.И.Хөснуллина, ГХАТ бүлеге җитәкчесе С.Т.Мурсалимова, пенсия фонды отделение җитәкчесе С.Н.Тимофеев, Александровка авыл җирлеге башлыгы И.Р.Валиев, балалары, оныклары, туганнары котладылар.

Юбилярлар хөрмәтле гаиләләр теркәлгән китапка кул куйдылар, аларга Баулы районы Башкарма комитеты җитәкчесенең  Рәхмәт хаты, истәлекле бүләк, чәчәкләр тапшырылды.

Тантаналы шартларда Галиуллиннар һәм Кирилловлар  гаиләләренә ана капиталы Сертификатлары тапшырылды.

Валентина Данилова үзенең матур җырлары белән бәйрәмне бизәде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International